Наил Зарипов аңлашып эшләргә өнди

04.06.2013 14:27 | Советлар һәм тормыш Принтерга

Район җитәкчесе Наил Зарипов узган атнада оештырылган ярминкәдә булып, мондагы тәртипсезлеккә гаҗәпләнгән. Ит сатучыларның итләрен җиргә диярлек, полиэтиленга, пычрак раскладушка өстенә куеп сәүдә итүләре бернинди санитар нормаларга туры килми.

“Кәрвансарай” сәүдә үзәге янәшәсендәге мәйданда ризыкларны, әлеге очракта -итне болай сату булмаска тиеш.

Наил Зарипов бу эш өчен җаваплы җитәкчеләрне, андагы тәҗрибәне күрсеннәр дип, үзе элек башлык булган Баулы шәһәренә дә җибәргән. Киләчәктә “Кәрвансарай” бинасының эчке ягында ук, анда буш урыннар бар, итне бары тик суыткычлы прилавкаларга куеп сатуны оештырырга кирәк.

Район җитәкчесе фикеренчә, сәүдә үзәкләре, кибетләр, гомумән, оешмалар урнашкан барлык биналар каршында утыргычлар ясау сорала. Кеше шунда утырып ял итеп алырлык булсын. Бу эшкә бер ай вакыт бирелде. Чирмешәндәге автовокзалның эчен дә, тышын да матурлыйсы, пассажирлар өчен уңайлыкларны арттырасы иде.

Болар һәм башка кайбер мәсьәләләр хакында үз фикерләрен ирештерү, башкалар фикерен дә  белү ниятеннән, Наил Зарипов узган атна планеркасын тагын да масштаблы итте. Бу җыелышка бюджетта эшләүчеләрне – медицина, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре, хокук саклаучылар һәм, билгеле, оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре дә килде. Боз спорт сараенда бер меңгә якын кеше каршында чыгыш ясап, район җитәкчесе киләчәккә ниятләрен, бүгенге сөйләшүнең максатын конкрет әйтте: - Мин сезнең теләктәшлеккә, аңлашучанлыкка таяначакмын. Әгәр без бер-беребезне аңламасак берни дә килеп чыкмаячак. Монда сөйләшергә дип җыелдык.

Аннары ул үзенең, аны программа дип әйтергә дә ярыйдыр, планнары, проблемаларга мөнәсәбәте белән таныштырды. Аларның кайберләре түбәндәгечәрәк яңгырады: районда җитәкчеләрнең психологиясен үзгәртергә, халык белән ипләп, ямьсез сүзләр әйтешмичә, уртак тел табып эшләргә кирәк.

Иң мөһиме – балалар, нәрсә эшләсәк тә, иң элек алар өчен эшләнә. Балаларны бассейнга, түгәрәкләргә, секцияләргә ешрак, күбрәк йөртү, аларның җәйге ялын тиешле дәрәҗәдә оештыру мөһим. Ятим балаларны кайгырта белик.

Халык төзелеш өчен җир участогы алырга тели икән, алсын. Чирмешәндә җирне 9 сутый гына түгел, ә 15 сутый, ә авылларда 25-30- сутый, кирәк икән, күбрәк тә биреп була, җир бар бит.

Очрашуда, барча халык алдында, район җитәкчесе, мактап, көрәшче Илнар Кәримовка һәм “Чирмешән” мини-футбол командасы тренеры Рафаэль Шәфигуллинга район җитәкчелегенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Бу бүләк Илнарга Саратов Сабан туенда үз үлчәү авырлыгында икенче урын, ә “Чирмешән” ирләр командасына республика чемпионатының икенче зонасында, авыл спартакиадасында беренче урын өчен бирелде.

Андый кешеләр күбрәк булсын иде, андый якташлар белән ешрак горурланырга язсын.

Бу юлы да районда авыл хуҗалыгының авыр хәле хакында борчылып сөйләнде. Бу тармакта күрсәткечләребез мактанырлык түгел шул. Биш күмәк хуҗалыкта мөгезле эре терлектә туберкулез чире ачыкланган, аларда карантин игълан итәрлек. Алла сакласын, чир азынырга, кешеләргә дә күчәргә мөмкин.

Терлекчелектә һәм игенчелектә дә культура җитешми, технологияләр төгәл үтәлми. Берничә хуҗалык базасында семинарлар оештырып, болар хакында конкрет, төпле сөйләшү дә оештырмакчылар, уку-өйрәнү зыян итмәс.

Проблемалар бар һәм булачак. Бүгенге очрашуга килүчеләрнең дә гозерләре бар иде. 1нче санлы Чирмешән мәктәбе укытучысы Владимир Сиямкин, мәсәлән, район үзәгендә зур, җитди проблема – су җитмәү хакында белдерде. Аныңча, мәктәптә шәфкать туташы штаты тулы түгел, балалар кайчак ярдәмгә мохтаҗ булганда аптырап каласың, районда спорт эшен спортчылар җитәкләргә тиеш. Чирмешән лицееннан психолог Гөлназ Вафина үзләре яшәүче Юбилейный урамында көнкүреш калдыклары өчен контейнер булмаудан, урамда электр яктырткычлар юклыктан зарланды.

Җитәкчеләр җавапны шунда ук бирде. Чирмешәндә су проблемасы, чыннан да, бар, аны чишү юллары билгеле. Дөрес, бу эшкә дистәләрчә миллион сум акча кирәк. Әмма муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наил Сабиров аңлатып үткәнчә, бу мәсьәлә игътибар үзәгендә. Былтыр каптаж үзгәртеп корылды, яңа су линиясе дә сузылган, аны төп линиягә тоташтырасы, 500әр кублы ике су башнясы да бастырасы бар.

Мәктәпләрдә шәфкать туташы штаты исә нормативка карап билгеләнә. Спорт, тәрбия эшләрен җанландыру кулдан килерлек бурыч. Яңа Элмәледә дә су җитмәү, юлларны рәтләү проблемасы, очрашуда бу хакта сораулар булды, хәл ителүне көтә.

Районга яңа җитәкче Наил Зарипов килгәч, инде өченче тапкыр, зурлап, гадәттәгедән вакытта үткәрелгән планерка – киңәшмәләр, халык фикеренчә, иң элек авыл хуҗалыгындагы хәлне уңай якка үзгәртергә этәргеч бирсен иде. Социаль өлкәдә район начарлар рәтендә түгел. Элеккеге җитәкчеләребез дә халык өчен күп эшләде, күп тырышты, моны күрми мөмкин түгел. Хисләргә бирелеп, сызып ташларга ашыкмыйк, үткәндәге тарихыбыз, казанышларыбы – бар да безнеке. Әнә район үзәгенең элеккегесен һәм бүгенгесен генә чагыштырыйк, алга китеш сизелеп тора.Бөтенесен берьюлы эшли алмыйсың, барыннан да бигрәк акча мәсьәләсе бар. Районыбыз тагын да алга китә икән, моңа барыбыз да сөенер.

Кадыйр Гомәров.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту